Дөньяда ниләр бар?
15 август 2022, 14:31

Туй вакытында йортта баскыч җимерелгән

Һәлак булучылар да бар. 

newstracker.runewstracker.ru
Фото:newstracker.ru

Дагыстанның Цунтинский районында туй вакытында йортның баскыч һәм икенче каттагы бетон  конструкцияләре җимерелгән. Нәтиҗәдә 59 яшьлек хатын һәлак булган, тагы 31 кеше җәрәхәтләнгән.

“Кунаклар икенче катка менгән чакта баскыч шулкадәр күп кеше авырлыгын күтәрә алмаганга күрә җимерелгән дип фаразлыйлар. Туйга килүчеләрнең икенче бер өлеше баскыч астындарак торган, шул сәбәпле бик күп кеше имгәнгән”, – диләр республиканың Эчке эшләр министрлыгында.

Йорт конструкцияләре җимерелгәч 32 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Шуларның 18ен дәваханәгә салганнар, ахырда тагы бер каза күргән кеше һәлак булган. Биш кешене дәвалар өчен Махачкалага алып киткәннәр.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас