Дөньяда ниләр бар?
15 август 2022, 03:52

Сөенче!

Эльбрус тавында бер хатынның бәбие туган. 

Сөенче!Сөенче!
Сөенче!

12 августта, җомга көнне, 3800 м биеклектәге Эльбрус тавындагы Гара-Баши канат юлы станциясендә турист бала тапкан.

Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Эльбрусның эзләү-коткару отряды хәбәр иткән.

"Оператив дежурга Эльбруста Гара-Баши станциясендә авырлы хатынның суы китүе турында хәбәр килде. Коткаручылар килеп җиткәнче табып өлгерде - малае туды", - дип сөйләгәннәр ведомствода.

 Сабые белән яшь әнине коткаручылар Азау аланына илткәннәр һәм аларны анда ашыгыч ярдәм көтеп торган, - дип хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында мондый хәл тауда беренче тапкыр булды, дигәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас