Дөньяда ниләр бар?
15 август 2022, 06:00

Пляжда ял итүче хатын күкрәгенә зонт кадалган

Ял иткәндә дә хәвеф сагалый  шул...

Sean Rayford / Getty ImagesSean Rayford / Getty Images
Фото:Sean Rayford / Getty Images

Американың Гарден-Сити шәһәрендә җил вакытында очып киткән зонт 63 яшьлек хатын күкрәгенә кадалган.

63 яшьлек Тэмми Перро  бу вакытта пляжда ял иткән. Күкрәк читлеге җәрәхәте алган хатын бер сәгатьтән соң дәваханәдә үлгән.

Пляжлар өчен тәгаенләнгән махсус зонтлар комга кадап куяр өчен өчен очлы итеп ясалган. Ә инде киң гөмбәзләре аркасында аларны җил кубарып алып китәргә мөмкин. АКШта ел саен 3 меңгә якын кеше пляж зонтлары белән бәйле җәрәхәтләр ала.

АКШ сенаторлары пляж зонтларына булган таләпләрне яңадан карарга чакыра. Алар 2016 елда Вирджиния штатында нәкъ шундый очрак нәтиҗәсендә бер хатын һәлак булгач, пляж зонтлары хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кампания башлап җибәргән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас