

Төркиянең Бингель провинциясендә ике яшьлек кыз бала аңа һөҗүм иткән еланны тешләгән.
Матбугатта язуларынча, 10 август көнне кыз бала бакчада уйнап йөргән. Кайсыдыр мизгелдә аңа елан һөҗүм иткән. Кызчыкның кычкырып җибәрүенә йөгереп килгән күршеләре баланың авызында якынча 50 сантиметрлык еланны күреп калган.
Алар еланны тартып алып үтергәннәр, соңыннан балага ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Дәваханәдә кызчыкның хәле әйбәт, гомеренә берни янамый дип өенә кайтарганнар.
Нәнинең әтисе Мехмет Эркан бу хәл вакытында эштә булуын сөйләгән. Ул күршеләренә уяу булулары өчен рәхмәт әйткән һәм башка ата-аналарны балаларына игътибарлырак булырга чакырган.
Чыганак: lenta.ru