

Үзен генә яратканга күрә язмышын беркем белән дә бәйләргә теләмәгән кыз турында бу язма.
Һиндстанда яшәүче 24 яшьлек Кшама Бинду үзе белән никахка кергән. Әйе, шундый хәлләр дә була икән дөньяда. Бу карарга ул ир-егеткә кияүгә чыгарга теләмәвен, әмма кәләш булырга хыяллануын аңлагач килгән.
Һиндстанда мондый хәл беренче тапкыр икән, нинди зур ил булса да, әлегәчә официаль рәвештә үз-үзенә өйләнгән яки кияүгә чыккан кеше теркәлмәгән.
"Бәлки, мин безнең илдә үз-үземә карата мәхәббәт үрнәген беренче булып күрсәтәмдер, - дип саный кыз. - Мин беркайчан да кияүгә чыгарга теләмәдем, әмма кәләш булу турында хыялландым", -дигән ул. - Бу гамәлем белән мин үз-үземә карата мәхәббәт үрнәге күрсәтәм", - дигән кәләш.
Кшаму сүзләренә караганда, аның әти-әниләре алдынгы карашлы кешеләр икән, кызларының мондый карарга килүенә аптырамаганннар, үз-үзенә кияүгә чыгуына икеләнмичә фатихаларын биргәннәр.