

Лукашенко, замандашларга модага ияреп һәйкәл салынырга тиеш түгел дигән. Һәйкәлләр лаеклылар өчен генә коелырга тиеш дигән.
“Уйлап карагыз, без үзебезнең эшне башкарабыз, нинди һәйкәлләр ди? Әйдәгез конкрет мисал алыйк: күптән түгел егетләребез, безнең пилотлар (президент 2021 елда җиргә килеп төшкән ЯК-130 хәрби самолетен күз уңында тота), самолетны Барановичи шәһәреннән читкә алып китеп, һәлак булдылар. Бер елдан соң без ул урында һәйкәл куйдык. Һәм алар моңа лаеклылар да. Кемнәрдер лаеклы икән, рәхим итеп куелсын. Әмма бу ниндидер мода булырга тиеш түгел”,—дигән гадел фикерен белдергән президент.
Фото: ria.ru