

Сүз Русиянең куәтле “Циркон” ракетасы хакында. Кытайлар “Русия “Кылычын” күрсәтте” дип, аны Мәскәүнең АКШка каршы төп өстенлеге дип атаганнар.
Кытайлар фикере буенча, тавыш тизлегеннән тизрәк очучы ракета Русия армиясенең “үлемечле” коралы. Дөньяда 9 Махка кадәр тизлектә очучы ракетаны тотып алучы бер система да юк. “Циркон”ның очу ераклыгы — 9 мең километр. Әгәр Русия хәрбиләре нейтраль суларда АКШ ярларыннан 400 километр арада ракеталар белән баетылган су асты көймәләрен урнаштырса, “Циркон” җиңел генә Америка башкаласына “үрелә” алачак. Вашингтонга һәм аның объектларына һөҗүм ясауга нибары 4 минут вакыт кирәк булачак, дип язып чыккан Кытай басмалары.
Күптән түгел Владимир Путин Русия армиясен озакламый “Циркон” ракета комплекслары белән баету Бөек Британияне куркуга төшерде, дип белдергән иде. 31 июльдә Петербургта чыгыш ясаганда президент Русия Кораллы көчләренең якын айларда дөньядагы иң куәтле ракета комплекслары белән баетылачагын белдерде. “Куркыныч корал” белән иң беренче булып “Адмирал Горшков” фрегаты хәрби дежурлыкка басачак.