

“Әгәр дошман безнең республикага вирус кертү кебек куркыныч гамәлләрдә үҗәтлек күрсәтсә, без аларга вирусны гына түгел, Көньяк Корея властьларын юк итү белән җавап бирәчәкбез”,— дигән ул. Белдерүенчә, Пхеньян каршы торуның төрле планнарын әзерләгән. Ким Е Чжон абыйсының вирустан каза күрүен белдергән.
Ким Е Чжон бу белдерүенә кадәр Сеул хәрби конфронтациягә барган очракта Көньяк Кореяга атом-төш коралы куллану белән янаган булган. Шул ук вакытта ул Пхеньянның Көньяк Корея белән сугышырга теләмәвен һәм аны төп дошманы итеп санамавын белдергән.
Бүген дөнья ут өстендәге кызган табаны хәтерләтә. Дөньяның көчле илләренең хәрби күнекмәләр үткәрүләре ешайганнан-ешая, кораллары белән мактанышалар, бер-берсенә яныйлар. Зур афәт галәмәте була күрмәсен инде...