

Аның сәфәре Африка континентының глобаль азык-төлек кризисыннан тетрәнгән авыр мәленә туры килде. 22 июльдә Русия, Украина, Төркия һәм БМО Кара диңгездә махсус ашлык коридорын булдыру турында килешүгә ирештеләр. 1 августта исә Украина кукурузы төялгән судно Одесса портыннан кузгалып китте. Шулай булса да, Русия авыл хуҗалыгы продукцияләрен озатуга аяк чалучы санкцияләрне бетерү буенча һаман булса алга китеш юк. Җитмәсә, Украина ашлыгы кулланучыларга тиз арада барып җитмәячәк. Ә Африка халкы бүгеннән ачлыктан җәфалана. Мәсәлән, Эфиопия пандемиядән һаман тернәкләнеп китә алмый, башка континентта барган конфликт аның икътисадына яңа җимергеч удар ясаган. Африканың бу иле ашлыкның өчтән ике өлешен Русиядән сатып ала, ә инде Украинада хәрби хәрәкәтләр башлангач, ашлык озату тукталган, азык-төлек белән ягулыкка бәяләр үсеп киткән. Еллык инфляция 34 %ка җиткән. Ил үзенең авыл хуҗалыгына зур өмет баглый алмый: явым-төшем булмау сәбәпле уңыш уңмаган, ашламалар бәяләре дә кыйммәтләнүдән туктамый. Кара диңгез төбәгеннән авыл хуҗалыгы азыклары озатуга нык бәйле булган Африканың бөтен дәүләтләре дә азык җитешмәү һәм бәяләрнең тиз үсү мәсьәләсе белән күзгә-күз очраша. Шулай ук Мисыр да 70 процент ашлыкны Русия белән Украинадан сатып ала. Азык-төлек кризисы тууы сәбәпле Мисыр властьлары икмәк ризыкларына бәяләрне тыярга, урындагы фермерларны җыйган уңышларының 60 процентын хөкүмәткә саттырырга мәҗбүр булган ул. Ә менә Угандада азык бәяләренең артуы илдә протестлар тудырган.
Сергей Лавров чыгышларында дөньядагы азык-төлек кризисы сәбәпләренә тукталды. Әлеге кризиста Русия җитәкчелегенең бер гаебе дә юк. Моңа Көнбатышның соңгы еллардагы уйлап җиткерелмәгән сәясәте һәм Русиягә каршы кабул ителгән санкцияләре гаепле. Мәскәү исә үз өстенә алган йөкләмәләрен исендә тота һәм ул Африка илләренә вәгъдә ителгән азык-төлекне озату юлларын һичшиксез табачак, дип еш кабатлады Лавров.
Ул Африка партнерлар белән илләр арасында сәүдә, энергетика, хәрби-техник, авыл хуҗалыгы, мәгариф, хәтта космос өлкәләрендәге хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барды.
Тарихи яктан караганда Африканың бөтен илләре Русиягә дустанә мөнәсәбәттә тора. Бу Көнбатышка ошамый. Русиягә каршы алып барылган санкцияләр басымына Африканың кушылмавы Көнбатышның ачуын чыгара. Сергей Лавров белән бер үк вакытта Африкага Франция президенты Эмамнуэль Макрон сәфәр кылды. АКШның рәсми вәкилләре исә августта Африкага бармакчы. АКШ та Африканы үз ягына аударырга тырыша: Лавров Эфиопиядә булганда Америка бу илгә 488 млн. доллар акча бүлде. Өстәвенә, 2023 елда Санкт-Петербургта Русия—Африка саммиты үтәргә тиеш. Вашингтон исә 2023 елның декабренә Джо Байденның Африка лидерлары белән очрашуын әзерли.
Лавров үзенең эшлекле сәфәре соңында Африка илчеләренә тарихи сайлау алдында торуларын әйтте. Көнбатыш беләнме, әллә Русия беләнме? Тик Африка бүген бу мәсьәләдә карар кабул итәргә ашыкмый: Көнбатыш белән аны тарихи элемтәләр бәйли — Европа континент илләрен финаславын дәвам итә. Африка шулай ук Русия белән дә мөнәсәбәтләрен бәяли. Ул СССРның колониализмга каршы көрәшергә ярдәм итүен яхшы хәтерендә тота.
Фото: Tiksa Negeri / Reuters