Дөньяда ниләр бар?
10 август 2022, 17:27

Кияү белән кәләш туйда сугышып киткәннәр

Менә сиңа мә! 

exk.kzexk.kz
Фото:exk.kz

Непалда  кияү белән кәләш туйда милли йола башкарганда бик каты сугышып киткәннәр. Вакыйганың видеосы интернетта таралган.

Кыска видеоязмадан күренүенчә,  туй милли киемнәре кигән кияү белән кәләш мандапта (туй тантанасын үткәрә торган индуизм мәйданчыгы) утыралар. Берничә секундтан соң  яшь пар бер-берсен ашату йоласын күрсәтә  башлый, әмма ахырда  кияү белән кәләш бер-берсен төрле якка этә-төртә, тарткалый башлый. Кәләш кияүне беренче булып ашатырга тырыша, булачак гаилә башлыгы елмая, ә тантанага җыелган кунаклар аларны аерырга тели.

Видеоязма социаль челтәрләрдә  70 меңнән артык лайк җыйган һәм интернет-кулланучыларда төрле фикерләр тудырган. “Нәрсә эшлиләр бу видеода?” – дигән берәү. “Бу кияү белән кәләшнең кайсысы иң беренче булып бер-берсен ашатуны тасвирлаучы милли традиция, әмма монда алар “онытылып” киткән, ахры”, – дигән икенчесе. “Отельга кайтуларын көтсәләр дә була иде инде, гаиләләре һәм дуслары алдында сугышмасалар”, “Нишлисең инде, бу да гомерлек мөнәсәбәтләрне башлауның бер ысулы”, – диючеләр дә булган.

Әйе, шулкадәр кыланмасалар да була инде. Көлкеле хәлгә калмас өчен кем кемгә юл куюны алдан  да  сөйләшеп куярга мөмкин. Гаилә тормышы гомумән вакытында бер-береңә юл куя белүдән тора бит. Ә болай... бу гаиләдә ир дә, хатын да киләчәктә бер-берсенә баш бирмәс дип фаразларга була...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас