Дөньяда ниләр бар?
10 август 2022, 14:52

Балалар урамда противогаз киеп йөрергә мәҗбүр

Булмас димә...

lentka.comlentka.com
Фото:lentka.com

Воронеж өлкәсенең Масловка микрорайонында яшәүчеләр Тавровка елгасындагы экологик һәлакәт сәбәпле чыккан коточкыч сасы искә зарлана. Бу хәл турында шунда яшәүче бер кеше сөйләгән. Аның сүзләренчә, июль ахырыннан торак пункт биләмәсендә  черек һәм тирес исе килә, бу сасы ис  яңгырларсыз эссе көннәр тору, көчле җил чыгу сәбәпле көннән-көн көчәя. Затонда (елганың бер өлеше) балыклар үлгән, ул тирәдән кошлар  да китеп беткән. Социаль челтәрләрдәге фотосурәтләрдә  суның төрле төсле пленка белән каплануы күренә.

Нәтиҗәдә урамда тын алырлык түгел, кешеләр баш әйләнүгә, баш авыртуга, хәлсезлек, тахикардиягә зарлана. Балалар урамда противогазларда йөрергә мәҗбүр. Сасы ис йортларга да керә, әмма биналарны  җилләтү мөмкин түгел.

“Без бу проблеманы тиз хәл итүне үтенәбез, чөнки мәсьәлә сузылган саен сәламәтлеккә булган зыян көчәя. Хәзер инде елганың теге ярында яшәүче халык та бу искә зарлана башлады”, – ди шунда яшәүче ир.

Экологлар  Масловкадагы затон суына анализ ясаган, аңа ярашлы сулыкта суүсемнәр чери.  Су өлгеләрендә  зарарлы матдәләр микъдары берничә критерий буенча рөхсәт ителгән нормалардан артып киткән.

Белгечләр соңгы елларда Воронеж сусаклагычы (Тавровка елгасы шунда коя) бассейнындагы су сыйфатына зәңгәрсу-яшел суүсемнәр йогынты ясый дигән фикердә. Аларның котырып “чәчәк атуы”  чистартылмаган сулар агызуга бәйле.

Җирле халык исә урындагы Росприроднадзор һәм Роспотребнадзорга мөрәҗәгатьләр юлладык, ди. Әмма җавап итеп алар нибары “отписка”лар алганнар.

Чиновниклар “отписка”лар яза белә инде ул...  Үз тормышында түрәләр бюрократлыгын очратмаган кеше бармы икән ул?!.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас