Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 август 2022, 11:12

Сыерлар бер ай өйдә яшәгән

Малкайлар рәхәт чиккәннәр!

trinixy.ru
Фото:trinixy.ru

Америкада бер гаилә  йорт сатып алган һәм анда бер ай буе сыерлар яшәвен белгән. АКШның Вашингтон штатында яшәүче гаилә Монтана штатында йорт сатып алган һәм 4 атнадан анда күченергә ниятләгән. Бу вакыт эчендә йорт хуҗаларының туган тиешле кешесе  йортны карап торырга тиеш булган, әмма ахырда ачыклануынча, аны барып та күрмәгән.

Бер айдан соң яңа хуҗалар йорт бусагасын атлап керү белән анда 5 сыерга тап булган. Мөгезле терлекләр йортның идәнен, стеналарын юкка чыгарган. Биредә пычрак һәм тирес җыелган. Йорт абзарга әйләнгән...
Хуҗалар сыерлар давыл вакытында яшеренер урын эзләп йортка кереп качканнардыр дигән фикердә.

Социаль челтәрләрдә  йорт хуҗалары бу хәлгә бәйле пост бастырып чыгарган. Кулланучылар комментарийларда өйне юып-җыештыруны күз алдына китермәүләрен язганнар. “Йортны җимереп яңасын төзергә кирәк инде, шундый бинада яшәп буламы соң?” – дип язган бер кулланучы пост астында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: