Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 август 2022, 11:18

Кәнфит ашаган өчен – 4,7 миллион сум!

Андый эшкә мин дә урнашыр идем. 

rusovok.ru
Фото:rusovok.ru

Candy Funhouse кондитер  эшләнмәләре интернет-кибете,  100 мең Канада доллары (4,7 миллион сум)  хезмәт хакы вәгъдә итеп, “кәнфитләр буенча төп белгеч”не эзләве турында игълан иткән.

Вакансиягә аңлатмага ярашлы, хезмәткәр бурычларына “ай саен 3,5 мең татлы ризык ашау, кәнфитләр исемлеген раслау, кәнфит  советы директорлары утырышларын үткәрү ... һәм башка күңелле нәрсәләр” керә. Вазифада 5 яшьтән алып “эшләп” була, тәҗрибә дә кирәкми. Таләпләр арасында –  иҗади акыл, аралашу сәләте, инглиз телен белү һәм ризыкларга аллергия булмау.

Фирманың генераль директоры Джемаль Хеджази: “Балачакта кәнфитләр белән бәйле иң җылы  хатирәләрегезне искә төшерегез һәм көн саен эштә кәнфит ашый алуыгызны күз алдыгызга китерегез”, – дигән. Әйткәндәй, ул вазифага заявкалар белән бергә  җибәрелгән видеоязмаларда гаиләләрнең дегустация буенча бурычларны һәм хезмәт хакын бүлешергә тәкъдим итүче гаиләләр санының күп булуына хәйран калган.

Candy Funhouse компаниясе 2018 елда оешкан. Аны  4 бертуган агалы-энеле һәм сеңелләре җитәкли.  Хеджази сүзләре буенча, 2021 елда пандемия вакытында сатулар күләме 15 миллион долларга (900 миллион сум чамасы)  якын тәшкил иткән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: