Дөньяда ниләр бар?
8 август 2022, 04:18

Туган көненә берничә сәгать кала...

Диңгездә баткан. 

Dariusz Szwangruber / Legion-media.ruDariusz Szwangruber / Legion-media.ru
Фото:Dariusz Szwangruber / Legion-media.ru

Британиядә яшәүче турист Тенерифе (Испания) утравында  диңгездә су кергәч,  туган көненә берничә сәгать кала һәлак булган.

Николас Десмонд атлы ир дуслары белән Кардиффтан (Бөекбритания, Уэльс) отпуск вакытында ял итәргә килә һәм биредә юбилеен билгеләргә ниятли. Беркөнне ул диңгездә су коенганда бата башлый. Ирне ярга алып чыгалар, ашыгыч ярдәм чакырталар, әмма дәваханәгә барганда ул үлә.

Мәрхүмнең дуслары аның гәүдәсен туган ягы Уэльска алып кайтыр өчен акчалар (10 мең фунт стерлинг кирәк) җыюны игълан иткән. “Аңа һәрчак ышанырга була иде”, “Бик ярдәмчел булды”, “Кәефе һәрчак яхшы иде, күңелсез чагын күргән булмады”, – диләр якыннары турист хакында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас