Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2022, 22:08

Ozon складында чыккан янгынны, ниһаять, сүндергәннәр

Склад хезмәткәрләренең берсе  сүзләре буенча,  “миллион тонна товар” күккә очкан. 

vademec.ru
Фото:vademec.ru

Подмосковьеның Истра шәһәре янында 5 тәүлектән соң ниһаять Ozon  складында чыккан янгынны сүндергәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыкның Мәскәү өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Янгынны сүндерү өчен 45 берәмлек техника һәм 133 кеше җәлеп ителгән.

Петровское авылы янындагы Ozon складында янгын 3 августта көндез чыкты. Аны локальләштерү өчен 17 сәгатьтән артык вакыт таләп ителгән. Янгында бер кеше һәлак булган, 13 кеше каза күргән. Янгынның бердәнбер сәбәбе итеп ут төртүне күрәләр.

Склад хезмәткәрләренең берсе  сүзләре буенча, ялкын “миллион тонна товарны” юк иткән. Бөтенрусия страховкалаучылар союзы Ozon янгыннан күргән зыянны 10 миллиард сумнан бәяләгән.  Оешма президенты Игорь Юргенс сүзләре буенча, соңгы вакытта бу иң зур зыянның берсе булып санала. 

Ә бит көлгә әверелгән товарларын кешеләр көткәндер. Сатып алучылар страховка ярдәмендә акчаларын кайтара алыр дип ышаныйк...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: