Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2022, 23:18

Маршрутка водителе пассажир хатынны ишеккә кыскан

Ул көн саен шушы маршруткада бушка йөрергә теләгән...

newsae.ru
Фото:newsae.ru

Чиләбедә маршрутка водителе пассажир хатынны ишектә кыскан һәм аны бер тукталыш шулай алып барган.

Автобуста барган  бер  шаһит бу хәлне видеога төшергән. “Бу хатын автобуска керде һәм водительга 10 сум сузып, бер тукталыш барырга теләвен әйтте. Водитель исә моңа ризалашмады, башкалар кебек үк тулы хак түләргә кушты”, – ди видео авторы.

Моннан соң водитель киләсе тукталышта туктый, әмма “кысылган” хатынга ишекләрне ачмый. Калган пассажирлар кычкырыша башлый, әмма водитель аларны тыңламый, юл хакы түләмәүчене мыскыл итә башлый...

 “Мин автобус ишекләрен ябарга  теләгән идем, ә ул ишек ябылмасын  һәм үзе чыга алсын өчен шунда сумкасын куйды. “Мин сезне чыгармыйм, башта юл хакын түләгез, аннары чыгарам”, – дидем мин аңа. Шулчак салондагы пассажирлар кычкырыша башлады”, –  маршрутка водителе фикеренчә,   бу хатын көн саен автобуста бушка йөрергә маташа.

Аннары, водитель шуны да өсти,  ул пассажирлар уйлавынча, автобус ишеге белән  хатынның аягын түгел,  сумкасын кыскан...

Кешелеклелек хисен онытып куймыйк диясем дә килә, әмма шундый хәл көн саен кабатлана икән, водительне дә аңлап була кебек. Акчаң юк икән, җәяү барырга була, бер генә тукталыш ерак ара түгел. Тышта ямьле җәй, салкын кышлар яисә көзләр дә түгел...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: