Дөньяда ниләр бар?
8 август 2022, 04:07

Хатын-кыз булса да, сакал үстергән

Ул үсмер чагыннан ук бу бәладән җәфаланган. 

J Shanu / YouTubeJ Shanu / YouTube
Фото: J Shanu / YouTube

Америкада яшәүче бер хатын сакал үстергән һәм тирә-яктагыларның кире мөнәсәбәтенә карамастан, аны кырудан баш тарткан.

Лас-Вегаста яшәүче Дакота Кук үсмер чагыннан бирле битендә һәм иягендә үскән сакал белән балавыз депиляциясе ярдәмендә яисә кырып көрәшүен сөйли. “Битем шома булсын өчен 13 яшьтән көненә ике кабат кырынырга туры килә иде. Табиблар миндә ни сәбәпле шулай сакал үсүен төгәл аңлата алмады”, – ди ул.

Яшь хатын сүзләре буенча, ул җәмгыятькә “ярау”дан арыган, шуңа үзенең йөз-кыяфәтен ничек бар, шулай кабул итәргә карар кылган.  10 ел буе көн саен дәвам  иткән процедуралардан  баш тарткан. Тәүдә, әлбәттә, хейтерлар җәфалагач, ул бермәл кырынырга уйлый, әмма гаиләсе һәм дуслары аңа үзен яратырга булыша. 

“Кайчакта кешеләр мине тәнкыйтьли, кемнәрдер хәтта  урамда фотога төшерә. Башта бик кайгыра идем, әмма бераздан моңа игътибар итми башладым. Үзегезне яратыгыз һәм сезгә барыбер булачак!” – ди Дакота Кук. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас