Дөньяда ниләр бар?
8 Августа 2022, 04:22

Хатын иренә сөяркә яллаган

Сәер хәл...

@natpattheema789 / TikTok@natpattheema789 / TikTok
Фото:@natpattheema789 / TikTok

Таиландта яшәүче хатын социаль челтәрләрдә иренә сөяркә эзләү буенча кампания игълан иткән.

44 яшьлек Паттима TikTok-та иренә сөяркә вакансиясе турында видео урнаштырган. Кандидатларга күпсанлы таләпләр куелган. 30-35 яшьләрдәге хатын-кызларның югары белемнәре я гыйльми дәрәҗәләре, ВИЧ белән авырмау турында белешмәләре булырга тиеш. Сөяркәгә 15 мең бат (25 мең сум) хезмәт хакы, бушлай ашау һәм яшәү вәгъдә ителгән. 

“Ике хезмәткәр офиста документлар белән эш итәр өчен ялланачак, тагы берсе ирем, балабыз һәм мине карарга тиеш булачак”, – дигән Паттима һәм иренең сөяркәләренә әйбәт мөнәсәбәттә булачагын ассызыклаган.

“Мин иремә кем белән йокларга һәм яшәргә икәнлекне сайларга мөмкинлек бирәм. Бернинди дә расписание булмаячак, ул үзаллы сайлаячак”, – ди ирнең законлы хатыны.

Видео 56 мең лайк  һәм ике мең комментарийлар җыйган. Нәтиҗәдә ир белән хатын 33 яшьлек хатынны сөяркә итеп яллаган...

Соңрак Паттима сөяркәнең ире таләпләренә бигүк туры килмәвен сөйли. Һәм тәүдә сөяркә вакансиясенә өч кандидат эзләвен игълан итсә дә, бер хатынны яллагач, вакансияне япканнар.

Рус булсам, “Чудны дела твои, Господи...” – дияр идем... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас