

Ул Америка хәрби-һава көчләренең махсус самолетында Тайвань аэропортына төште. Тайваньны үзенең бер провинциясе итеп санаган Кытай АКШ вәкиленең бу сәфәрен үзенең территориаль бөтенлеген бозу һәм милли хәвефсезлегенә янау итеп кабул итте. КХРның чит ил эшләре министры Ван И бу вакыйга бер Кытай принцибын боза, сәяси провокация, дип белдерде. Пелоси исә Тайваньга баруын АКШның Кытайга карата сәясәтенә каршы килми, дигән фикерен яңгыратты.
Соңгы елларда АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләре капма-каршылыклы. Америка сәясәтенең максаты — Кытайның елдан-ел дөньяда үсә баручы йогынтысын йомшарту. Америка һәрвакытта да ачыктан-ачык низаг тудырмаска тырышып, гел генә Кытайның көчәеп китүенә юл бирмәү ысулларын эзләде. Америка Кытайны үзенең чын көндәше булуын яхшы белә. Бүген Кытайның дөнья аренасында беренче урынга дәгъва итүе ныклап сизелә.
Кытайның Америкага карата ачуы күптәннән кайный. Берничә ел инде ике ил арасында сәүдә сугышы бара. Өстәвенә, Пелосиның гаугалы сәфәренә кадәр АКШ президенты Джо Байден кырмыска күченә таяк тыкты — Япониягә баргач, Кытай һөҗүм итә калса, Тайваньга ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Кытай шунда ук, Тайвань мәсьәләсен дә кертеп, бер илгә дә үзенең эчке эшләренә кысылырга юл бирмәячәген әйтте. Ак йорт шунда ук Бер Кытай сәясәтен хуплавын, Пекинның бердәнбер легитим хөкүмәт булуын тануын белдерде. Тик ике арада, кар эресә, бозы калды...
Пелоси Тайваньга аяк басу белән килүенең төп бурычын яңгыратты: КХР янаган Тайвань демократиясенә ярдәм күрсәтү. Кытай бу сүзләрне АКШның сепаратисларны яклавы дип кабул итте. Билгеле булуынча, КХР Тайвань властьларын сепаратистлар дип саный.
Җитмәсә, Ак йортның сәяси гамәлләреннән тыш, Американың утрауга корал озатуын арттырганнан-арттыруы да хафага сала. Июльдә АКШ Тайваньга 108 млн. долларлык хәрби-техник ярдәм хуплаган.
Сәяси экспертлар, Пелосиның Тайваньга сәфәре алдыннан, Кытай үзенең гайрәтен күрсәтәчәк, Пелоси утырган самолетны бәреп төшермәгәе әле дигән фаразлар яңгыратты. Ләкин Кытай катгый реакция күрсәтмәде. Тик ул АКШның бу гамәлен эндәшмичә генә эченә йотты дигән сүз түгел. КХР үпкәсен онытмаячак, вакыты җиткәч аны Американың исенә төшерәчәк әле. Кытайның ачуын кабарткан бу сәфәр, ким дигәндә, ике ил арасында барган сәүдә сугышын ныграк көчәйтеп җибәрергә мөмкин.