Дөньяда ниләр бар?
4 август 2022, 08:02

Кем кулы уйный?

Шушы көннәрдә Сербия белән Косово арасында кискенлек янә көчәеп китте.

Кем кулы уйный?Кем кулы уйный?
Кем кулы уйный?

31 июльдә Сербия президенты Александр Вучич Косово ягыннан һөҗүм әзерләнүе турында гражданнарын кисәткән. Ул Косовоны таныган зур илләр (аны БМОның 98 иле таныды. Русия, Кытай Косовоны танымады) вәкилләрен конфликтны һәм Косово властьларын туктатырга чакырды.

         Ике  чик арасында атышулар булган, бәхеткә, яраланучылар һәм һәлак булучылар булмаган. Шулай да Косово үзенең армиясен хәрби әзерлеккә китергән, Сербия белән чик буйларын япкан һәм аларны саклауны көчәйткән.

          Низаг Косово властьларының серб документларын бетерергә дигән карары аркасында кискенләшеп киткән. Бу вакыйгага кадәр Сербия чит ил эшләре министрлыгы Косово властьларының анда яшәүче сербларга “тәмуг” оештырырга җыенулары хакында кисәткән булган. Косово башкаласы Приштина 1 августтан республика территориясендә Сербия властьлары биргән документлар гамәлдән чыгарылачак дип игълан иткән. Шулай ук Сербия номерлары булган автомобильләргә мотлак яңадан теркәү үткәрәчәкләре турында белдергән. Аларны урындагы билгеләре һәм герблары булган номерларга алмаштырырга җыенганнар. Бу исә кешеләрне Сербия белән Косово чиге арасында ирекле йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәр иде. Приштина былтыр да бу эшне башкарырга тырышкан. Ул чакта серблар трассаларда баррикадалар төзеп протест белдерә башлагач, Косово чик буена гаскәрләрен китергән. Вакыйганы Евросоюз катнашлыгында көйләп җибәргәннәр.

         РФ чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерүенчә, биредә ЕС белән АКШ кулы уйный. Алар, Сербия президенты Александр Вучичның Русиягә дустанә мөнәсәбәттә булуы сәбәпле, Белградны шулай  нейтральләштерергә тели.

Фото: life.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас