Дөньяда ниләр бар?
4 август 2022, 08:13

Гренландиядә җылыта

Гренландиядә аномаль температура аркасында бозлыклар ныклап эри башлаган.

Гренландиядә җылытаГренландиядә җылыта
Гренландиядә җылыта

Соңгы берничә көн эчендә генә су шулкадәр күп хасыйл булган ки, ул 7 олимпия бассейнын тутырырга җитәр иде, ди экспертлар.

         Бу көннәрдә Гренландиядә һава температурасы нормага караганда 5 градуска күтәрелгән. Нәтиҗәдә бозлыклар эреп, елгалар барлыкка килә, алар исә океанга ага. Гренландиядә яшәп эшләүче галимнәр бер кат футболкада йөргәннәр һәм алар бу хәлгә тирән борчылуларын белдерәләр. Чөнки бозлык эрегән саен диңгез дә күтәрелә: быел ул 1,5 миллиметрга күтәрелгән. Экспертлар раславынча, әгәр Гренландиянең бөтен бозы эреп бетсә, дөнья океаны 7,5 метрга күтәреләчәк. Бу исә кешелек дөньясына зур куркыныч белән яный.

Фото: mir24.tv

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас