

Чөнки, татар әйтмешли, ул керереннән алда ничек чыгарын уйламыйча, Русиягә каршы санкцияләр көрәше ачты. Хәзер килеп алардан үзе җәфа чигә.
Көнбатыш хата ясады. Европа АКШ белән бөтен дөньяның икътисады үсеше өчен чимал тупланган дөньядагы иң зур ил белән икътисади хезмәттәшлекне чикләде, ди сәясәтчеләр. Газ мәсьәләсен генә алыйк. Газ сәнәгатькә дә, гади халыкка да кирәк. Көнбатыш Русиядән газ сатып алуын чикләп, зур предприятиеләрне дә, гади халыкларны да катлаулы хәлгә куйды. Аларда газ бәяләре арта, Русия дә газны элеккеге күләмдә озатмый. Хәлләр болай барса, газ бәяләре күккә ашачак. Нәтиҗәдә, бүген Европада энергетика һәлакәте тумагае дигән зур шик бар.
Германиянең элеккеге канцлеры Герхард Шредер “Төньяк агымы” яңа газүткәргечен тизрәк файдалануга тапшырырга кирәк һәм бу ягулык җитешмәү мәсьәләсен хәл итәргә булышачак, дип белдергән. Шулай ук илдәге кайбер сәясәтчеләр дә энергетика һәлакәтен булдырмас өчен Русиягә салынган икътисади санкцияләрне гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйлар. Югыйсә, Көнбатышта социаль протест туу куркынычы да юк түгел.