+21 °С
Болытлы


Башкортстанның хокук саклау органнарына Уфа районында яшәүче бер ир шалтыратып, бакчасында шикле әйбер килеп чыгуы турында хәбәр иткән.
Җирдә казынган вакытта ул боеприпасларга охшаган әйбер тапкан. Күрсәтелгән адрес буенча оператив рәвештә Росгвардиянең ОМОН хезмәткәрләре килгән. Белгечләр карагач, тимернең Бөек Ватан сугышы чорының 107 мм минамет минасы булуы ачыкланган.
Саклык белән снарядны бакчадан алып чыгып киткәннәр һәм юк иткәннәр.