Дөньяда ниләр бар?
29 июль 2022, 15:35

Теше төшкән

Туры эфир вакытында алып баручы тамашачыны көлдергән.

newsae.runewsae.ru
Фото:newsae.ru

Австралияның Studio 10  телеканалы алып баручысы Крейг Беннет  туры эфир барышында тешен югалткан һәм тамашачыны көлдергән.

Беннет шоу-бизнес дөньясында соңгы яңалыклар турында сөйләргә тиеш булган Сару Харрис һәм Тристана Макманусны игълан иткән, әмма көтмәгәндә сүзен өзеп: "Көтеп торыгыз әле, менә тешем коелыр кебек", - дигән ул.

“Крейг, нәрсә булды? Син нидер тәмләп алдың", - дип эндәшкән Харрис. Шуннан соң Беннет авызыннан тешне тартып чыгарган һәм  елмаеп җибәргән. Алып баручы, коллегасына җавап биреп, үзе дә туры эфирда тешсез калуына ышана алмавын әйткән. Аның теше селкенгән, тик ул стоматолог янына көн дәвамында барырга ниятләгән икән.

Менә шулай теш төшеп, күпме тамашачы алдында  уңайсыз хәлдә калуың да ихтимал.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас