Дөньяда ниләр бар?
28 июль 2022, 09:17

Санкция мөмкинлекләре

Европа Союзы Русиягә каршы санкцияләр кертүнең бөтен мөмкинлекләрен файдаланып беткән.

Санкция мөмкинлекләреСанкция мөмкинлекләре
Санкция мөмкинлекләре

Чөнки соңгы арада Евросоюз кабул иткән санкцияләрнең 7нче пакетында, аңа кадәр кабул ителгән алтысына караганда, җитди чаралар аталмаган. Соңгы пакетта аталган иң җитди чаралары: Русия алтыныннан баш тарту. Ә инде Европаның 27 иле үзләре теләп Русия газыннан баш тартырга җыенмый.

Русия исә ЕСның яңа чикләү чараларын легитим түгел дип атады. РФ Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерүенчә, Евросоюз миңгерәү хәленә үзен-үзе куып кертә. Аның Русиягә басым ясау омтылышларының бернинди перспективасы юк, дип саный ул.

 

Фото: e-news.su

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас