Дөньяда ниләр бар?
28 июль 2022, 08:58

Кытай шаярырга яратмый

Якын көннәрдә АКШ Вәкилләр палатасы спикеры Нэнси Пелосиның Тайваньга сәфәр кылырга тиешлеге билгеле булды.

Кытай шаярырга яратмыйКытай шаярырга яратмый
Кытай шаярырга яратмый

Әгәр Пелоси Тайваньга бара калса, Кытай җавапсыз калмаячагын һәм бу “очрашу”га гаять җитди әзерләнүен белдерде. Бу хәл булса, Пекин белән Вашингтон арасында моңа кадәр булмаган хәрби низаг туачак дип саный сәяси экспертлар. Кытай властьлары бу сәфәргә каршы тору өчен дипломатик, икътисади, хәтта хәрби чараларын кулланачак. “Пелосиның Тайваньга бару планы Тайвань мәсьәләсе аркасында Кытай һәм АКШ Кораллы көчләренең конфликтына гына китерәчәк”,—дип саный Кытай хәрби эскпертлары.

         Америка исә Пелосины озата бару өчен авианосецлар җибәрәбез дип гайрәтләнә. Әмма андый кораблар Кытайның үзендә дә бар һәм диңгез юлларында шундый зур көчләрне файдалану зур куркыныч кына тудыра. АКШ белән Кытай арасының хәрби куәте арасындагы аерма кимегәннән-кими һәм шуңа да кытайлар Америка янауларына чыдап-түзеп тормаячакларын белдерә. Пелосины үз планыннан баш тарттырыр өчен бүген Пекин зур хәрби көчкә ия. Шулай да Пекин Пелосиның сәфәрен булдырмас өчен дипломатик чаралар куллану яклы.

          1 августта Кытай халык-азатлык армиясе үзенең чираттагы еллыгын билгели. Шушы уңайдан Кытай Тайвань бугазында авиация һәм флот катнашлыгында зуркүләмле хәрби күнекмәләр үткәрмәкче.  Кытай хәрби көчләре Тайвань бугазын патрульдә тотуын көчәйтәчәк. Димәк, алар Пелосига юл бирмәячәк.

         Башта Пелоси Тайваньга апрельдә барырга тиеш булган. Әгәр  барган булса, бу сәфәр 1997 елдан алып АКШ рәсми  вәкиленең беренче сәфәре булган булыр иде. Кытай чит ил эшләре министрлыгы Вашингтоннан аның сәфәрен булдырмавын таләп итте. Әле Пелоси августта барырга тиеш дигән хәбәрләр пәйда булды. Пекин тәвәккәл чаралар кабул итәчәген, ул җитди нәтиҗәләргә китерсә, АКШ үзе җавап тотачагын белдерде. Чөнки Пелоси Тайваньга барса, аның бу сәфәре “бер Кытай” принцибын бозачак, утрауда хәлләр кискенләшәчәк.

         Искә төшерик: Кытай 1949 елдан бирле бүленергә маташкан Тайваньны үзенең провинциясе дип саный. Шуңа да чит ил чиновникларының Кытайны санга сукмыйча Тайваньга рәсми сәфәр кылырга омытылулары “бер Кытай” принцибын боза. 

Фото: news.myseldon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас