Дөньяда ниләр бар?
28 Июля 2022, 09:03

Инде һәйкәлләрне җимерәләр...

Балтыйк буе илләре Русиягә карата мәкерле эшләрен кылуын дәвам итә.

Инде һәйкәлләрне җимерәләр...Инде һәйкәлләрне җимерәләр...
Инде һәйкәлләрне җимерәләр...

Әле менә Латвия Совет чорында төзелгән 69 һәйкәлне җимерергә җыенган. Ул һәйкәлләрнең исемлеге дә билгеле.

Риганы азат иткән Совет сугышчылары, Лиепаи шәһәрен яклаучылар һәйкәлен, Совет латыш партизаннарына багышланган, партизан отрядлары командирларының истәлекле ташларын, билгесез солдатка атап куелган ташларны һәм һәйкәлләрне себереп түгәчәкләр. Һәйкәлләр исемлеге болар белән генә чикләнмәячәк, арытаба аны ныграк зурайтмакчылар.

         Латвия быел 12 майда мемориаль корылмаларны саклау турында Русия белән төзелгән килешүнең 13нче маддәсен гамәлдән чыгаручы закон кабул иткән. Рига думасы икенче көнне үк Совет армиясе сугышчылары һәйкәлләрен, Совет Латвиясе һәм Риганы азат итүчеләргә багышланган һәйкәлләрне җимерү турында хәл иткән.

         Русия Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Латвия властьларының бу эшләрен “вакханалия” дип атады һәм һәйкәлләрне җимерү республика эчендә этникара конфликт кабынуга китерүе мөмкин дип белдерде.

         Латышларның һәйкәлләрне җимерүе ата-бабаларының, ватаннарының тарихларына хөрмәт күрсәтмәүләрен генә раслый. Ит изгелек, көт явызлык дип менә шундыйларга карата әйтеләдер инде. Ата-бабаларының фашист итеге изелүе астыннан кемнең йолып калуын тиз онытканнар...

Фото: mk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас