

Бу хәлдән Казахстан актив файдалана башлаган: быел ул ЕСка гыйнвар-майда гына, 2021 елга караганда, ташкүмер сатуны икеләтә арттырган. Бу 300 — 400 тоннага кадәр дигән сүз. Былтыр апрель белән майда ул бу юнәлештәге экспортка нибары 60 — 70 тонна озаткан.
Экспертлар күзаллавынча, әгәр Русия каршы төшмәсә, Казахстан Евросоюзга ташкүмер озатуын дәвам итәчәк. Ягулык Европага Русия һәм Балтыйк буе илләре тимер юллары аша китә. Балтыйк буе илләре дә Русия тимер юлларын файдалана. Гомумән, Русия ташкүмерен алыштыру Европага җиңел булмаячак, әмма алар бу мәсьәләне чишә алачак. Индонезия, Австралия, Көньяк Африка Республикасы, Колумбия, Танзания һәм Нигерия Евросоюзга сатуларын арттыра алалар. Әгәр Казахстан Русия аша транзит белән авырлыклар кичерә башласа, ул ташкүмерне, Әзербайҗан һәм Грузия аша Кара диңгезгә озату өчен, Каспий диңгезендәге Актау портын файдалана алачак.