Дөньяда ниләр бар?
28 июль 2022, 09:07

Африкага зур сәфәр

Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Африка илләре буенча 5 көнлек сәфәр кылды.

Африкага зур сәфәрАфрикага зур сәфәр
Африкага зур сәфәр

Аның сәфәре гарәпләр иң күп яшәгән илләрнең берсе Мисырдан башланды. Мисырдан соң Лавров Эфиопия, Уганда һәм Конга Республикасына барды. Сәфәрнең төп темасы — дөнья азык-төлек базарындагы хәлләр.

         Русия министрының Африкага сәфәре Истанбулда “Ашлык килешүе” төзегәннән соң башланды. Билгеле булуынча, әлеге килешү Украина ашлыгын Кара диңгез аша чыгаруны оештыруны күзаллый. Бу эшне башкаруны Африканың күп илләре сораган булган. Мисыр сәүдә министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, ил сатып алган 10 — 11 млн. тонна ашлыкның 3,4 млн. тоннасына нәкъ менә Украинадан икән. Эфиопиянең дә чит илләрдән сатып алган ашлыгының 50 проценты Украинадан. Әлбәттә, Эфиопия властьлары Русия ашлыгын сатып алуны арттырырга тели. Безнең илдә үстерелгән игеннең иң күбен Уганда һәм Конго Республикасы сатып ала. Билгеле ки, икмәк җитешмәү проблемасы төбәктә социаль шартлаулар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

         Сергей Лавровның Африкага озайлы сәфәре максатларының берсе — Европа белән дуслык бозылган шартларда Африка илләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү. Искә алыйк: 22 июльдә Русиянең “Дустанә булмаган илләр” исемлегенә Греция, Дания, Словения, Словакия һәм Хорватия кертелде. Евросоюз Русия белән хезмәттәшлеккә аркалары белән борылганда, Африка илләре аны, киресенчә, үстерергә тели. Алар Русия белән хезмәттәшлек итү белән ныклап кызыксына. Мәсәлән, Мисыр ШОСка керергә гариза биргән. Аны әгъзалыкка алу турында карар көзен хәл ителергә тиеш.

         Русия үзе катгый икътисади санкцияләр кысаларында булуына карамастан, Африка илләре аннан инвестицияләр һәм уртак проектлар көтәләр.

         Әлбәттә инде, Сергей Лавровның Африка илләре буенча эшлекле сәфәре Көнбатышның канына тоз салмыйча калмады.  “Русия президенты Владимир Путин үзен Кушма Штатлар һәм аларның союздашларына каршы чыккан глобаль хәрәкәт лидеры итеп күрсәтергә омтыла”,—дип язып чыккан АКШның “Нью-Йорк Таймс” басмасы Русия дипломатиясенең Африка юнәлешендәге активлыгына җитди борчыуын белдереп.

         Билгеле булуынча, Америка һәм Европа илләренең Мәскәүгә каршы санкцияләренә Африка илләренең берсе дә кушылмады. “Мондый бәйсез юл тирән хөрмәткә лаек”,—  дип, Сергей Лавров Көнбатышның санкцияләргә кушылырга мәҗбүриләү басымына бирешмәгән Африка лидерларына җылы сүзләрен җиткерде.

         Әйткәндәй, Африка континентында бер миллиардтан артык халык яши. Мөмкинлекләр зур.

Фото: karaulovlife.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас