Дөньяда ниләр бар?
25 июль 2022, 06:56

Паспорт һәм сәфәр кылу мөмкинлеге

Henley & Partners консалтинг компаниясе дөнья илләре паспортлары буенча тикшерү үткәргәннән соң кызыклы нәтиҗә ясаган.

Паспорт һәм сәфәр кылу мөмкинлегеПаспорт һәм сәфәр кылу мөмкинлеге
Паспорт һәм сәфәр кылу мөмкинлеге

Нәтиҗәләре шундый: сәфәр кылу иреге исемлегендә Русия паспортына 50нче урын бирелгән. Ул Босния һәм Герцеговина һәм Палау паспортлары арасында тора. Мәгълүматларга ярашлы, русиялеләр дөньяның 119 иленә визасыз юлга чыга ала.

         Исемлектә япон паспортына беренче урын бирелгән. Япония паспортына ия булучылар дөньяның 193 иленә сәфәр кыла ала. Көньяк Корея, Сингапур, Германия, Италия, Испания, Люксембург һәм Финляндия гражданнары үз илләренең паспортлары белән визасыз 192 дәүләткә сәяхәт итә ала.

         Элеккеге СССР илләре арасында сәфәр кылу өчен Литва паспорты иң кулае булып саналган. Унынчы урын алган бу паспорт белән 182 илгә барып була.

         Ә менә Әфганстан паспортын иң-иң популяр булмаганы дип саный экспертлар. Аның белән дөньяның 27 дәүләтенә генә визасыз кереп була.

Фото: mobillegends.net

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас