Дөньяда ниләр бар?
25 июль 2022, 06:47

Индонезия башкаласын күчерә

Индеонезия ил башкаласын Джакартадан Калимантан (Борнео) утравына күчерү эшенә тотынган.

Индонезия башкаласын күчерәИндонезия башкаласын күчерә
Индонезия башкаласын күчерә

Ил хөкүмәте проектны тормышка ашыруга 32 миллиард доллар акча бүләчәк.

 Индонезия башкаланы Джакартадан күчерү эшендә катнашырга Русияне чакырды. Ике ил инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бүлү турында килеште. Мәскәү хөкүмәте проектта катнашуда зур кызыксыну күрсәтә. РФның Индонезиядәге илчесе Людмила Воробьева моңа зур ышанычын белдерде. 

Джакарта шәһәре Ява утравының төньяк-көнбатыш ярларында урнашкан һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү чикле булуы сәбәпле күп мәсьәләләрне уңышлы чишә алмыйлар. Калимантан утравы исә Индонезиянең сейсмик тыныч районында урнашкан һәм бу — ил өчен иң мөһим факторларның берсе.

Фото: www.kayak.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас