

23июль кичендә Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров эш сәфәре белән Мисырга барды. Шушы көннәрдә АКШның Каһирәдәге илчелеге коллегаларын Русия министры белән бергә фотога төшмәскә чакырган. Янәсе, Мәскәү ул фотоларны илнең изоляция булмавын исбатлауда файдалана алачак.
РФ Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова аларның бу кыланышын ахмаклык дип атады. Ак йортның югары дәрәҗәле вәкилләре чынбарлыкны тулысынча аңлап-тоеп бетермиләр диде ул. "Бу максатлар өчен безнең фотоларны түгел, ә аларның үзләрен файдалануыбызны "Америка "партнерларыбыз" төшенә дә алмыйлар",- дип яза Захарова "Telegram"да.