+21 °С
Болытлы


Русия чит ил эшләре министры Сергей ЛАВРОВ белдерүенчә, Көнбатыш Украинага корал озатып, Русияне Европа илләре белән ызгышка этәрергә тели. “Безнең Америка коллегаларыбыз, Британия коллегаларыбыз, немец, поляклар һәм Балтыйк буе илләре бу сугышны чын сугышка әверелдерергә һәм Русияне Европа илләре белән бәрелештерергә телиләр. Вакыйгаларның мондый үсеше Америка ягына отышлы, чөнки алар диңгез бугазлары, океаннар артында, еракта утыра”, — диде Сергей Лавров.
Фото: newtambov.ru