Дөньяда ниләр бар?
21 июль 2022, 10:09

Европа кызган табада бии

Европада экстремаль эсселек урнашты.

Европа кызган табада бииЕвропа кызган табада бии
Европа кызган табада бии

Франция 40 градус эсселектән көя. Кешеләр көйдерүче кояштан кая булса да яшеренергә тырыша.

         Рекордлы дәрәҗәдәге эсселек урнашу сәбәпле илнең 15 департаментында хәвефсезлекнең кызыл дәрәҗәсе игълан ителгән. Илдә янгыннар котыра, алар 11 мең гектар урманга зыян салган. Испаниядә исә 20 мең гектар урман юкка чыккан. Эссегә чыдый алмый 500дән артык кеше үлгән.

         Мәңге томанга чумган Бөек Британия дә бүген эсселектән изалана. Анда да термометр баганасы 40 градусны үтеп киткән. Бу — илнең бөтен метеокүзәтү тарихында абсолют рекорд. Эсселек аркасында Лондонның Лутон аэропорты бөтен авиаочышларны туктаткан. Чөнки  кайнар кояш нурлары самолетның утыру-очып китү юлындагы асфальтны эретә. Башкала халкы таш калалар читләренә ашыга.

         Европадагы экстремаль һава торышы энергетика кризисын тагын да ныграк тирәнәйтеп җибәргән. Кондиционерларның туктаусыз эшләве аркасында электр энергиясе куллану бермәбер арткан, ә электр энергиясе эшләп чыгару, киресенчә, кимегән.  Атом реакторларының суыну проблемасы килеп туган.

         Италиянең По елгасы үзәнендә гадәттән тыш хәл игълан ителгән. По елгасы урыны белән корыган. Уңышлары күпләп һәлак була, чөнки электр энергиясенә бәяләр кыйммәтләнү сәбәпле, су сибүне экономиялиләр. Ә инде төгәллекне яратучы немецлар, ягъни Германиядә, кайнар суны экономияле куллану буенча тоташ бер инструкция пәйда булган. Анда кайнар суны тәннең билгеле өлешләре өчен генә файдаланырга киңәш ителә.

         Өстәвенә, Европаның 19 илендә инфляция үсә. Ул 8,6 процентка җиткән һәм моны бөтен тарихта иң югарысы дип атаганнар. Европада бәяләр артуы аркасында социаль киренкелек тә арта. Италиядә авиакомпанияләр хезмәткәрләре забастовкасы сәбәпле 400ләп авиарейс алыштырылган. Протест белдерүчеләр эш хакларын арттыруны һәм хезмәт шартларын яхшыртуны таләп итә.

Фото: rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас