Дөньяда ниләр бар?
15 июль 2022, 06:56

Руль артындагы мәет өч кешене таптаган

Коточкыч бит бу!

The Jamaica StarThe Jamaica Star
Фото:The Jamaica Star

Ямайкада үлгән водительле машина кабер казучы өч кешене таптаган.

Утрау полициясендә хәбәр итүләренчә, 10 июль көнне  46 яшьлек Уэстморленд Хопетон Стюарт атлы ир Джерусалем Мунтин поселогының төп урамыннан машинада китеп барган. Һәм ни сәбәпледер туктаган. Шулчак билгесез адәм аңа ут ачкан.

Стюарт машинасына ташланган, руль артына утырып, югары тизлектә  вакыйга урыныннан качкан. Күп тә үтми идарәсен юглткан машина юл буенда кабер казучы өч кешене таптап үтерә. Полиция килеп җитүгә инде тын алмаган Стюарт башын рульгә салган килеш утырган. Утлы коралдан аткан пуля аның башына эләккән булган.

Көтмәгәндә-уйламаганда бер җеназа бишкә әйләнгән. Хәер, кеше үлеме сирәк көтелгән була инде... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас