

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны законга карамастан президент дип йөртәчәкләр. Бу хакта брифинг барышында төбәк парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Аның сүзләренчә, Конституциядә бу атама калган хәлдә, “президент” сүзе республиканың норматив актларында сакланачак.
12 июльдә ил лидеры Владимир Путинның Татарстанның югары вазифаи шәхесенең вазифасы моннан ары рәсми документларда “Татарстан Республикасы башлыгы” буларак язылачагы дигән карары һәм указы дөнья күрде.
Узган елның декабрендә Русия лидеры “РФ субъектларында ачык властьны оештыруның гомум принциплары турында”гы законга кул куйды. Аңа ярашлы, төбәк башлыклары президент дип атала алмый.
Төбәктәге югары вазифаларны шулай атаудан баш тарту процессын 2010 елда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров башлап җибәргән иде. Ул президент булып аталасы килмәде һәм башкаларны да аның мисалына кушылырга өндәде. Нәтиҗәдә бүгенге көнгә Русия составындагы республикаларның барлык җитәкчеләренең вазифалары атамалары үзгәргән иде. Бары тик Татарстан президенты гына бу исемлеккә кермәгән иде.
Чыганак: lenta.ru