Дөньяда ниләр бар?
15 июль 2022, 05:49

"Борынгы" һөнәр иясе депутат булырга тели

Харап бит!

Ира Сексиның "ВКонтакте" челтәреннән.Ира Сексиның "ВКонтакте" челтәреннән.
Фото:Ира Сексиның "ВКонтакте" челтәреннән.

Интим-хезмәтләр өлкәсендә эшләүче Ирина Мищенко депутат булырга теләгән. Аның сүзләренчә, ул үзенең “борынгы” һөнәре белән горурлана һәм Русиядә аны законлаштырыр  өчен чыгыш ясый.

38 яшьлек хатын Ярославль муниципалитетына сайланырга карар кылган. Сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә – 11 сентябрьдә – үтәчәк. Мищенко депутат ролендә шәһәр халкы проблемалары белән шөгыльләнмәкчемен, җәмгыятьтә “социал-либерализм, гадиләштереп әйткәндә, халык власте принциплары”н алга сөрергә ниятлим дип белдергән.

“Мин халык власте идеологиясе яклы, арытаба сайлаучылар белән очрашырга, Думага законнар кертү өстендә эшләргә планлаштырам. Кешеләр үз проблемалары турында хәбәр итә  алырдай сайт булдырырга телим, мин аларга бу проблемаларны хәл итәргә булышачакмын”, – дип өсти Ирина. Хатын сайлауларда үзен-үзе тәкъдим итәчәген сөйли, нинди дә булса партиягә керергә җыенмыйм, ди. Әле ул үз кандидатурасы өчен имзалар җыю белән мәшгуль.

Ә иң аптыратканы: Мищенко муниипалитетка сайланган хәлдә дә интим-өлкәдәге эшен ташларга җыенмый икән. “Шөгылем белән горурланам, кем булып эшләвемне һәркем белсен”, – ди Ирина Мищенко. Фахишәлектән кергән акчаларны үзенә туздырмавын, хокук саклау фонды рәисе буларак мохтаҗларга ярдәм итүен дә ассызыклый ул. Мисал өчен, хатын аварияле торакта яшәүчеләргә булыша. Боларга өстәп, Мищенко  “борынгы” һөнәр ияләренә карата булган мөнәсәбәтне үзгәртер, аларның хәвефсезлеген тәэмин итәр һәм эшәнлегеннән  бюджетка салым кертер өчен секс-хезмәтләрне законлаштырырга кирәк, ди.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас