

Шри-Ланкада – Көньяк Азиядәге дәүләттә дә – апрель аеннан бирле чуалышлар тукталмый: илдәге авыр финанс-матди кыенлыклар халыкның ризасызлыгына, аннан урамнардагы каршылык акцияләренә әйләнде. Илдә чит ил валютасы, ягулык, нефть продуктлары, азык-төлек, дарулар, ашлама җитешми. Соңгы көннәрдә ризасызлык акцияләре кискенләште: алар урамнардагы тәртипсезлекләр, ут төртүләр белән дәвам итә. 8 кеше һәлак булган, 200 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 9 июль көнне президент Готабаи Раджапаксының йортына бәреп кереп, премьер-министр Ранил Викремесингхның йортын яндырганнар.
Журналистлар хәбәр итүенчә, президент гаиләсен алып Мальдивыга чыгып качкан. Ил җитәкчесенең вазифаларын вакытлыча башкаручы премьер-министр Ранил Викермесингх гадәттән тыш хәл игълан иткән һәм көнбатыш провинциягә комендант сәгате кертү турында боерык биргән.
Яңа президент сайлаулары 20 июльгә тәгаенләнгән.
Качар алдыннан ил җитәкчесе отставкага китүе турында урындагы парламентка гариза язып калдырган, диләр.
10-16 июльдә Шри-Ланка хөкүмәтенең делегациясе Мәскәүгә эш сәфәре белән килергә тиеш иде, әмма кичектерергә мәҗбүр булдылар. Сәяси партия лидерлары киңәшмә үткәрделәр һәм ил җитәкчесе отставкага китәргә тиеш дип карар чыгардылар.
Туроператорлар әйтүенчә, Шри-Ланка курортларында ял итүче туристларга куркыныч янамый. Тәртипсезлекләр, нигездә, Коломбода бара. Экскурсия объектлары, кибетләр, җәмәгать транспорты эшли, кунакханәләрдә тыныч, азык-төлек белән өзеклек юк, дип хәбәр итәләр туристлар ассоциациясендә. Шри-Ланкага туристик юлламалар сату күләме төшмәгән: 2019 ел белән чагыштырганда, киресенчә, күтәрелгән. Кунакханәләрне хәтта 2023 елның февраленә кадәр броньләштерәләр.
Чыганак: novoye-vremya.com