

Ливерпульдән Тенерифеда урнашкан курортка юлланучы туристларның рейсын британияле дебоширлар “тәмуг”ка әйләндергән.
Мәгълүмат чаралары язуынча, рейсны Easyjet авиакомпаниясе башкарган. Ике сәяхәтче дьюти-фрида алкогольле эчемлекләр алган һәм самолет күккә очкач, бортпроводниклар кисәтүләренә карамастан, акрынлап эчә башлаган.
Ул гына түгел, эчеп, кәефләре күтәрелгәч, сәяхәтчеләр калган пассажирларга бәйләнә башлаган. Шаһитларның берсе сүзләренчә, бу “тәмгутагы очыш” булган.
Дебоширлар очыш вакытында бәдрәфтә еш тәмәке тартканнар, шуңа күрә стюардессалар бәдрәфне бикләп куярга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә бәдрәфкә ашыккан туристларның берсе йомышын самолет кәнәфиенә йомышлаган.
Бу хәлләргә түзмәгән судно командиры самолетны ашыгыч рәвештә Лиссабонда утыртырга карар кылган.
Тәртип бозучыларны самолеттан хокук саклау органнары хезмәткәрләре чыгарган. Пилотлар исә арытаба тынычлап Испаниягә юл тоткан.
Чыганак: lenta.ru