

2021 елда халыкның артуы 0,8 процент тәшкил иткән. Бу 1950 елдан бирле иң азы. Сәбәбе - COVID-19.
2035 елга халык саны 8,5 миллиардка җитәчәк, дип фаразлыйлар. 2050нче елда – 9,7, 2100 нче елда 10,4 миллиард кеше яшәячәк. 2011 нче елда гына әле Җир шарында 7 миллиард кеше яши дип хисап тотканнар иде.
Халыкның артуы аз үсешкән илләрдә балаларның күп тууы белән бәйле. Иң күп бала Һиндстанда, Мисырда, Пакистанда, Конго, Эфиопия, Нигерия, Филиппин һәм Танзаниядә туа. Документка ярашлы, озакламый халык саны буенча Һиндстан Кытайны узып китәчәк.
Җирдә тормыш якынча 162 мең ел элек башланган һәм бу вакыт эчендә Җир шарында барлыгы 107 миллиард кешенең яшәве мәгълүм. Әлеге 7 миллиард кеше аларның бары тик 6 процентын гына тәшкил итә.
Чыганак: ВКонтакте