

Ул башта Израильга барды, Иордан елгасының көнбатыш ярында булды, аннан соң Сәгуд Гарәбстанына. Дүрт көн дәвамында сәфәрдә Эр-Рияд шәһәрендә Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы илләре, шулай ук чакырылган Мисыр, Ирак, Иордания лидерлары белән дә очрашу каралган.
Америка Кушма Штатлары бүген үз тарихында рекордлы инфляция шартларында яши. Бу ягулыкка хаклар арту белән бәйле. АКШ хакимияте бөтен бәладә РФ җитәкчесе Путинны гаепләргә тырышса да, гади америкалылар моңа ышанып бетми. Бүген аның сәясәтен 30 процент кына америкалылар хуплый. Демократлар хәзер ноябрь аенда үтәчәк конгресс сайлауларында гына түгел, киләсе президент сайлау кампаниясендә дә җиңеләчәген аңлап тора.
Шуңа да Джо Байден теләнче ролендә соранырга чыгып китәргә мәҗбүр булды. Кайчан гына әле ул Сәгуд Гарәбстанын “беркем дә санга сукмаган” ил итәчәкмен дип вәгъдә биргән иде. Бүген, Русиядән бәйле булмас өчен, шул илгә башын иеп барырга мәҗбүр.
Байден Израильдә дә, төрле хаталанулар ясап, дөнья җәмәгатьчелеген шаккатыруын дәвам итте. Самолеттан төшкәч ул нишләргә белми басып торды һәм: “Хәзер нәрсә эшләргә?” – дип сорады. Аннан соң Израильдә чыгыш ясаганда: “Без әле һаман холокостның куркынычын хәтердә саклыйбыз” диясе урынга, “Без әле һаман холокостның намусын хәтердә саклыйбыз” диде.
Джо Байденның Якын Көнчыгышка баруы бензинга хакларны төшермәячәк, дип билгелиләр белгечләр. Politico гәзите язуынча, Сәгуд Гарәбстанында ул кадәр күләмдә нефть юк. Өстәмә күләм бүлү өчен ОПЕК әгъзалары арасында консенсуска ирешергә кирәк.
Корольлек глобаль базарны нефть белән тәэмин итә алган хәлдә дә, ул бензинга хаклар төшүен гарантияли алмый, диләр.
Чыганак: smotrim.ru