Дөньяда ниләр бар?
12 июль 2022, 04:58

Шахта җимерелеп 6 көн үткәч, исән кешене тапканнар

Чын могҗиза шул була инде!

РФ Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгыннанРФ Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгыннан
Фото:РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан

Кичә, 11 июльдә, Кузбассның “Распадская-коксовая” шахтасы җимерелгән чакта югалган шахтёр табылган. Коткару хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ирне шахта җимерелеп 6  көн үткәч табуга ирешкәннәр.

Авария 5 июльдә теркәлгән иде. Тау токымнары эшерелү нәтиҗәсендә шахта өслегенә 190 таучыларны чыгарганнар. Ике шахтёр югалган. Әмма соңрак коткаручылар берсенең гәүдәсен тапканнар. Соңрак Распадская күмер компаниясе  шахта җимерелү Междуреченскидан 5 км ераклыкта теркәлгән җир тетрәве аркасында килеп чыккан дип аңлаткан.

Хәрабәләрне барлаганда бер коктаручы һәлак булган. Ул эзләү-коткару эшләре вакытында кинәт үзен начар хис иткән диелә.

Кузбасс табиблары шахтёрның хәлен тотрыкландырган. Бу хакта  Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең төбәктәге  вәкиле хәбәр итә.

Медик сүзләре буенча, шахтёр – бораулау корылмасы машинисты – шахта җимерелгән моментта җәрәхәтләнгән, әмма әле һушында. Әлеге вакытта  аны Междуреченскидан “Шахтер” Сәламәтлек саклау үзәгенең җәрәхәтләр бүлегенә арытаба тикшеренү үткәрер өчен күчерәләр.

6 көн буена бер тамчы сусыз хәрабәләр астында шахтёрның исән калуын могҗиза димичә ни диясең инде! Исән-сау тернәкләнә күрсен! 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас