Дөньяда ниләр бар?
12 июль 2022, 07:16

Күрше хатыны кебек татлы

Креатив кешеләр бар да инде!

"СОСЕДИ Отрадное" Телеграм-каналы.   Күрше хатыны кебек татлы"СОСЕДИ Отрадное" Телеграм-каналы.   Күрше хатыны кебек татлы
Күрше хатыны кебек татлыФото:"СОСЕДИ Отрадное" Телеграм-каналы.

Мәскәүдә карбыз-кавыннар сатылучы ноктада кызыклы игълан күргәннәр һәм аны төшереп тә алганнар. Фотосурәт “СОСЕДИ Отрадное” Телеграм-каналында урнаштырылган.

“Дыни обалденные. Сладкая, как соседка. Массаж не делать”, – дип язылган кавыннар өстенә куелган катыргы  игъланнарда. Төркемдәгеләр мондый рекламаны Сигнальный проез базарында күрергә була дип тә өстәгән.

Фото интернет-кулланучыларның кәефен күтәреп җибәргән. “Минем күршедә 73 яшьлек әби яши, шуңа кавын алмадым”, – дип шаярткан  берсе. Икенче бер кулланучы исә бу сатучы “беренче мәхәббәт кебек татл черешня” алырга тәкъдим итүен дә искә алган. “Юмор хисе бар бу сатучының, кәефне күтәрде”, – дигән комментарийлар да бар.

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас