

Кытайда яшәүче ата-ана игезәк кызларына бөер донорлары табылмагач, үзләренең бер бөерен күчереп утыртырга “биргәннәр”. Ухань шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Сяожу һәм Сяои уремия авыруы белән чирли. Чир тәүге тапкыр 2021 елда үзен сиздерә. Генетик мутация сәбәпле барлыкка килгән бу авыру нәтиҗәсендә бәвел белән чыгарга тиешле зарарлы матдәләрне бөерләр чыгара алмый башлый һәм токсиннар акрынлап кешенең канына тарала.
Яшь кызларны бары тик трансплантация генә коткара ала, әмма өч ай диализдан соң һәм ике ай дәвамында донор эзләгәннән соң органнар тәки табылмый. 2022 елның апрелендә Сяожуның хәле начарая һәм аның әнисе, 40 яшьлек хатын, авыру кызына үз бөерен бирергә дигән карарга килә. Операция уңышлы үтә.
Июньдә исә Сяои хәле начарлана, ул чакта әти кеше кызына донор булам, ди. “Без күпмедер вакыт уйландык, әлбәттә, гаиләдә төп туендыручы мин һәм мин бөерсез калган хәлдә без керемсез калыр идек. Әмма кызымның газапларын, аның бик нк авыртынуын күргәч, мин донор булырга карар кылдым”, – ди ата кеше.
Игезәк кызларны дәвалаган табиб сүзләренчә, ата-ананың бөерләре сәламәт булган һәм бик тиз, уңайлы гына ялганып киткән. Әле Сяои дәваханәдә терелү өстендә, Сяожу үзен әйбәт хис итә, һәм ул өйдә.
“Безгә икенче кабат гомер бүләк иткәннәре әти-әниебезгә чиксез рәхмәтлебез”, – ди Сяои.
Чыганак: lenta.ru