

Һиндстанның Джагтиал шәһәрендә яшәүчеләр сирәк очраучы күренешкә – ике көн дәвамында балыклар яңгыры явуына – шаһит булган.
Көчле койма яңгырдан соң шәһәр халкы күктән балыклар төшүне күзәткән. Моннан алда штатның кайсыбер округларында көчле (200 мл) яңгыр яуган.
Мондый табигый феноменнар су смерчлары вак су җәнлекләрен суырып алганда күзәтелә. Нәтиҗәдә бакалар, краблар һәм кечкенә балыклар һавага эләгә, соңыннан биектән җиргә төшә. Торнадо һәм давыллар тудырган көчле җил җәнлекләр яңгырына китерергә мөмкин.
Чыганак: lenta.ru