

Екатеринбург янында урнашкан Кольцово торак районында бер ир йорт ихатасындагы машиналарны көрәк белән җимергәләгән һәм бу кылыгына гаеплене дә тапкан.
Социаль челтәрләрдә таралган хәбәргә ярашлы, июль иртәсендә биредә яшәүчеләр ихатадагы тавышка уянып киткән. Нәкъ шул моментта ир аларның машиналарын көрәк белән изгәләгән. Коты очкан кешеләр урмга йөгереп чыккан һәм көрәклене полиция килгәнче тоткарлаган. “Билгесез исерек яшь егет Испытательләр урамында парковкадагы машиналарны көрәк белән изгәли башлаган. Бу хәл иртәнге алтыларда булды. Без, йортта яшәүчеләр, уянып чыктык. Машина хуҗалары аны тоткарлады. Полиция чакырттык”, – дип сөйли бу хакта шаһитларның берсе.
Дебоширның ни өчен машиналарны җимергәләдең дигән сорауга җавабын видеога төшереп алганнар. “Шайтан котыртты. Ул мәҗбүр итте”, – дигән исерек ир.
Әлеге вакытта шикләнелүче тоткарланган, диләр Ектеринбург буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: lenta.ru