Дөньяда ниләр бар?
9 июль 2022, 13:17

Туйга яңа йөрәк бүләк иткәннәр

  Италиянең Турин шәһәрендә яшәүче ирнең соңгы хыялы сөйгәненә өйләнү була.

Сильвия Дука һәм  Маурицио Калорио.  alanews / YouTube-тан кадрСильвия Дука һәм  Маурицио Калорио.  alanews / YouTube-тан кадр
Фото:Сильвия Дука һәм Маурицио Калорио. alanews / YouTube-тан кадр

47 яшьлек Маурицио Калорио һәм аның сөйгәне 42 яшьлек Сильвия Дука алты ел очрашып йөргән. Аларның кызлары туган. Ир белән хатын өйләнешергә ниятләгән, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле туйны  кичектерергә туры килгән.

Күптән түгел Калорионың йөрәге туктаган булган. Дәваханәдә аны ясалма сулыш аппаратына тоташтырганнар. Иргә яңа йөрәк күчереп утырту таләп ителә, әмма туры килгән донор органы табып булмый. Гашыйклар Калорионың туйга кадәр яши алырмы-юкмы икәнлеген төгәл белмәгән, шуңа алар тантананы дәваханәдә генә үткәрергә дигән карарга килгән. Палатаны шарлар, кан ала торган шприцлардан ясалган гөлләмә белән бизәгәннәр.

Никахлашу тантанасыннан соң берничә сәгать узгач, иргә туры килгән йөрәк Неапольдә барлыгы ачыклана. Махсус рейс белән йөрәкне Туринга алып киләләр һәм шул ук төнне ир йөрәк күчереп утырту буенча 7 сәгатьлек операция кичерә. “Шул ук төнне могҗиза булды. Туйдан соң искитмәле бүләккә – Маурицио өчен яңа йөрәккә – ия булдык. Трансплантациясез аның исән калу өмете юк иде диярлек”, – ди Сильвия.  

Әлеге вакытта Калорио дәваханәдә табиблар күзәтүе астында кала бирә. Әмма операция уңышлы үткән, медиклар аның сәламәтлеге тулысынча тернәкләнер дип көтә. “Без коточкуч  өметсезлектә яши идек, әмма бу бүләк безне шулкадәр сөендерде. Хәзер инде без бергә картаерга һәм кызыбызны үстерергә җыенабыз. Кемнеңдер юмартлыгы ярдәмендә  Маурицио яңа тормыш башлый”, – ди ирнең хатыны. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас