Дөньяда ниләр бар?
8 июль 2022, 20:26

“Котырган” карусель ярты сәгать балаларны әйләндергән

Аллаһ сакласын!

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Ставропольдә аттракционнар паркында ватылган карусель балаларны ярты сәгать буена әйләндергән.

Сафтан чыккан карусельне Ставропольнең Мәдәният һәм ял үзәк паркында төшергәннәр. Видеоязмаларда “котырган” карусельнең бертуктаусыз әйләнүе, кешеләрнең “остановите” дигән тавышлары ишетелә. Аттракцион янында күпләп кешеләр җыелган. Парк хезмәткәрләре аттракционны туктатырга тели, күрәсең.

Бу вакыйга буенча край прокуратурасы тикшерү башлаган.

Шаһитлар сүзләренчә, карусель 36 минут әйләнгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас