

Кытайда яшәүче ир белән хатын аерылышырга дип үз шәһәрләренә ашыккан. Нигә ашыкканнар дисезме? Сәбәбе гади: алар коронавируска тапшырган тестларының срогы чыкканчы (тестларсыз Кытайда хәрәкәт итәргә ярамый) аерылышу документларына кул куярга омтылган. Торопившиеся поскорее развестись супруги из Китая попали в аварию и решили остаться вместе. Об этом сообщает South China Morning Post.
Хатынын машинасына утырткан ир югары тизлектә барган, әмма борылышта идарәне югалтып, юл читендәге корылманы җимергән. Полицияне көтеп тормастан вакыйга урыныннан качып китү ягын караган, әмма киләсе контроль-пропуск пунктында автоинспекторлар ир белән хатынны тоткарлый.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучы иргә шул КППда 5 сәгать отработка билгели. Бу вакыт эчендә ир тынычлана, хатыны белән дуслаша һәм алар аерылмаска дигән карарга килә.
Чыганак: lenta.ru