

Алар премьер-министр Борис Джонсонның отставкасын таләп итә.
Әмма Джонсон беркая да китмим дигән. Министрлар кабинетының бер төркем хезмәткәрләре, аны китәргә үгетләп, очрашуга барганнар, әмма сәясәтче үзенең китмәве турындагы карарын яңгыраткан. Ул министрларны үзенә ярдәм итәргә һәм “бөтен көчне икътисади үсешкә тупларга” чакыра.
Министрларның китүе юкка гына түгел. Мәшгульлек буенча министр Мимс Дэвис, эчке эшләр министры Рейчел Маклин, экспортны үстерү министры Майк Фреер һәм башкалар отставкалары турында хәбәр итте.
Министрларның отставкалары сишәмбе көнне ике мөһим министр – финанс һәм сәламәтлек саклау ведомстволарының җитәкчеләре киткәннән соң башланды.
Аңа кадәр консерваторлар партиясендә дә җәнҗал чыккан иде: хөкүмәттә эшләүче чиновникларны 2020 елда локдаун вакытында күңел ачу кичәләре оештыруда гаепләделәр.
Русиянең Лондондагы илчесе Андрей Келин озакламый Британиядә премьер-министрга ышаныч вотумы буенча тавыш бирү көн кадагына чыгачак дигән фикерен әйтте. Июнь башында бу мәсьәлә бер күтәрелгән иде инде. Әмма ул вакытта Джонсон үз урынын саклап кала алды. Оппозициядәге лейбористлар партиясе лидеры Кир Стармер әйтүенчә, британиялеләр премьерларынннан арыды. Ул сәясәтчене илнең премьер-министры булырга бөтенләй туры килми, ди.
Илдә икътисади кризис өстенә сәяси кризис өлгереп килә. Британия экспертлары конституция кризисы килеп тумаса ярар иде дип курка. Джонсон Украинага ярдәм итәчәкбез дип белдерде. Аның бу сүзләрен “үлемгә хөкем ителгән кешенең соңгы сүзләре” кебек кабул иттеләр.
Джонсон, үз кәнәфиен саклап калыр өчен, королеваны үз авантюрасына җәлеп итеп, парламентны таркаттырыр дигән куркыныч бар.
чЫГАНАК: news.mail.ru